Греция Олимпия утын Кытайга тапшырды
30.03.2008
Афин - Греция башкаласында 1896 елда безнең чордагы беренче Олимпия уеннары узган спорт мәйданында Олимпия утын Кытайга тапшыру тантанасы узды. 31 мартта бу ут махсус очкыч белән Кытайга килеп җитәчәк. Шуннан соң ул дөнья буйлап сәяхәткә чыгачак һәм август аенда кире Пекинга кайтачак.