Чечнядә кеше хокуклары вәкиленә һөҗүмдә ике бала үлде
20.04.2008
Чечняның Ведено-Грозный юлында руспубликаның кеше хокуклары вәкиле Хасамбәк Зубаиров утырган машинага һөҗүм булган. Машинада аның белән бергә булган туганнарының ике кызы һәлак булган. Туганнары җәрәһәтләр алган.
Һөҗүм итүчеләрне эзлиләр.