Русиядә яңа алкоголь сәясәте булачак

09.05.2008

Русиянең баш табибы Геннадий Онищенко, быел хөкүмәткә илдәге яңа алкоголь концепциясе тәкъдим ителәчәк, дип белдерде. Хәзер аны әзерләү эше бара. Онищенко сүзләренә караганда, премьер-министр Владимир Путин да атнакич көнне ясаган чыгышында Русия халкының сәламәтлегенә зыян салган төп сәбәпләр итеп эчкечелек һәм тәмәкене атаган. 

2006 елда Русиядә эчеп 32 мең кеше үлгән, аларның күбесе - яшь ир кешеләр, диде Онищенко. Ә барлыгы эчкечелек белән бәйле проблемалардан үлгәннәрнең саны елына 89 мең булган. 

Онищенко сүзләренә караганда, сәләмәтлекккә иң күп зыян сыра кебек җиңел исерткеч эчемлекләр һәм көч бирүче энергетик эчемлекләрдән килә.

календарь