ЕБ белән Русия яңа килешүне тикшерә башлады

04.07.2008

Европа Берлеге һәм Русия хезмәттәшлек турындагы яңа килешү төзү мәсьәләсендә сөйләшүләрен башлады. Брюссельдә беренче утырыш үтте. Элекке килешүнең мөтдәте үткән елда ук беткән иде инде. 

Европа Берлеге Русиядән  бизнес ширкәтләрен илнең энергетика тармагына кертүне таләп итә. Русия үз ягыннан, Европаның нефт
ь һәм газ үткәргечләр челтәрләренә акчаларын керетергә тели. Яңа килешү мәсьәләсендәге сөйләшүләр бер елдан артык дәвам итәр дип көтелә.      

календарь