Ингушетиядә 5 хәрби яраланды
19.07.2008
Ингушетия милициясе җомга кичендә кораллы кешеләр эчке эшләр министрлыгы көчләренә автомат кораллар һәм граната аткыч белән һөҗүм итеп 5 хәрбине яралады дип белдерә.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, яраланганнарның икесе бик авыр хәлдә.
Әлегә беркем дә тотылмаган.
Бу айда Ингушетиядә милициягә һөҗүм белән 3 милиционер үтерелде һәм тагын 3-әү тотык итеп алынды.