киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


яңалыклар

Миңнеханов Давоста эшлекле очрашулар үткәрде

28.01.2010

Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Давос форумында Кытайның экспорт банкы җитәкчеcе белән очрашуда Татарстанның икътисади потенциалы белән таныштырды.  Шулай ук ул "Daimler AG" концерны вәкилләре, "Barclays Capital" банкы җитәкчелеге белән сөйләште, дип хәбәр итте премьер-министрның ярдәмчесе.

Очрашуларда "КамАЗ" һәм "Татнефть" ширкәте җитәкчеләре дә катнашты.

Татарстан вәкилләре шулай ук, Дөнья икътисади форумының үсеп баручы илләргә һәм идарә юлларын яңартуга багышланган пленар утырышларында чыгышларны тыңларга җыена.

27 гыйнварда Швейцариянең Давос шәһәрендә 40нче Дөнья икътисади форумы башланды.