киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


яңалыклар

Гыйрак зур нефть ятмасын Лукойлга бирә

31.01.2010

Русиянең Лукойл ширкәте Норвегиянең Статойл АСА ширкәте белән берлектә Гыйрактагы иң зур нефть ятмаларының берсен үзләштерү турында Багдад белән килешүгә иреште.

Associated Press агентлыгы хәбәр итүенчә, 20 еллык килешү нигезендә Лукойл җитәкчелегендәге әлеге төркем Көнбатыш Курна 2 нефть ятмасын үзләштерү эшен алып барачак.

Бу ятмада 13 миллиард мичкә чамасы нефть бар дип исәпләнелә. Ул узган айда сугыштан соң икенче мәртәбә үткәрелүче тәкъдим итүдә катнашкан 15 нефть ятмасының иң зурысы.

Килешүне тагын 5 елга озайту мөмкинлеге дә каралган.

1997 елда бу ятманы үзләштерү Лукойлга бирелгән иде инде. Әмма 5 елдан ул чактагы Гыйрак президенты Сәддам Хөсәин әлеге карарны гамәлдән чыгарды.