киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

яңалыклар

Татарстан Олимпиада чемпионнарына $100 мең бирмәкче 

Быелгы кышы Олимпиадага Татарстаннан 5 спортчы бара. Бу ике төрле ярышта катнашучы Нияз Набиев, хоккейчылар Алексей Морозов, Данис Зарипов, Илья Никулин һәм Алексей Терещенко.

Беренче урын өчен Татарстан хөкүмәте спортчыга 3,3 миллион сум ($100 меңнән күбрәк) бирергә вәгъдә итә. Бу сан үткән еллар белән чагыштырганда икеләтә арттырылган. Икенче урын өчен 2 миллион сум, өченче урын өчен 1,3 миллион сум каралган. Бу хакта хөкүмәт карарында әйтелә.

Олимпиадада уңышка ирешкән спортчыларның тренерлары үзләренең укучылары алган сумманың яртысына өмет итә ала.

Шулай ук төрле Олимпиадаларда җиңгән спортчыларның айлык степендияләре 12-15 мең сумнан 50-90 мең сумга кадәр күтәрелә. Дөнья, Европа беренчелеге җиңүчеләренә дә акчалата бүләкнең күләме шактый арткан.

текст зурлыгы - +

календарь

хезмәтләр:

подкастRSSmobile