Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель тынычлык бүләген алучы тантанага килә алмады


Бүген Ослода үткән 2010 елгы Нобель тынычлык бүләген тапшыру тантанасында бүләк иясе Лиу Сяобо катнаша алмады.

Норвегиянең Нобель комитеты рәисе Торбьерн Ягланд Кытайда төрмәдә утыручы диссидент Лиуга бу бүләкнең Кытайда төп кеше хокукларын яклап елларча тыныч көрәш алып баруы өчен бирелүен әйтте.

Бүләк тапшыру тантанасында Лиу Сяобо да, аның вәкилләре дә булмау сәбәпле, аның формаль рәвештә бүләкләнүе генә булды, медаль дә, акчалата бүләк тә тапшырылмады.

Кытай хакимиятләре Лиуны “җинаятьче” дип атый һәм аны бүләкләүне хөкем итә.
XS
SM
MD
LG