Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аризонада АКШ Конгрессы вәкиле Габриел Гиффордска һөҗүмне тикшерү бара


Кушма Штатларның Аризона штатында полиция АКШ Конгрессы вәкиле Габриел Гиффордс һәм аның тарафдарларына һөҗүмне тикшерә. Әлеге һөҗүмдә алты кеше үлде һәм 13 кеше яраланды. Яраланучылар арасында Гиффордс үзе дә бар.

Ут ачкан 22 яшьлек Дҗеред Ли Лафнер кулга алынган. Аның элек мәхкәмәгә тартылуы һәм рухи яктан бик үк сәламәт булмавы хәбәр ителә. Әмма психик авыру диагнозы булмаган.

Полиция әлеге һөҗүмне Лафнер үзе генә оештырмаган дип саный. Ул үзе аңлатма бирүдән баш тарта.

Башы яраланган Габриел Гиффордсның хәле авыр булып кала.

Конгресска Демократик партиядән сайланган 40 яшьлек Гиффордска һөҗүм аның Тусон шәһәрендә сайлаучылар белән очрашуы вакытында булган.

АКШ президенты Барак Обама әлеге хәлне “зур кайгы” дип атады.
XS
SM
MD
LG