Accessibility links

Кайнар хәбәр

Судан көньягында референдум уза


Суданның көньяк районнары үзбилгеләнүе хакындагы референдумда катнашыр өчен халык сайлауга күпләп килә. Сайлау бүлгеләрендә чиратлар хасил булган. Судан көньягы хакимият идарәсе урнашкан Дҗуба шәһәрендә бәйрәм рухы хөкем итә.

Рефрендум 2005 елны мөселманнар яшәгән төньяк һәм христианнар күбрәк булган көньяк арасындагы хәрби низагны туктатуга китергән солых килешүе нәтиҗәсендә уза.

Сайлауда катнашучыларның күпчелеге Көньяк Суданның бәйсезлеге өчен тавыш бирер дип көтелә. Ил президенты Гомәр әл-Бәшир бу көннәрдә бүленүгә каршы чыгыш ясап, сайлау нәтиҗәсенең нинди булуына карамастан,аның белән килешәчәген әйтте.
XS
SM
MD
LG