Accessibility links

Кайнар хәбәр

Судан президенты илнең көньягын бәйсез дип танырга риза


Судан президентны Өмәр әл-Бәшир илнең көньягында узган бәйсезлек турындагы референдумның нәтиҗәләрен танырга риза булуын белдерде.

Тавыш бирүдә катнашканнарның 99% төбәкнең бәйсезлеген яклап чыккан. Референдумның рәсми нәтиҗәләре бүген игълан ителер, дип көтелә.

Африкада яңа дәүләт төзелүе турында 9 июльдә игълан ителер, дип фаразлана.

Суданның көньягында яшәүчеләрнең күпчелеге христианнар. Мөселманнар яшәгән төньяк белән көньяк арасындагы сугыштан соң 2005 елда кабул ителгән тынычлык килешүенең бер шарты – референдум уздыру иде.

АКШ референдум оештырылса Суданны халыкара террорга ярдәм итүче илләр исемлегеннән алып илгә каршы сәүдә чикләүләрен йомшартачагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG