Азатлык оешмага Русиядән качып китәргә мәҗбүр булган Раушан Гыйззәтулинның очрагына нигезләнеп, Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәгә сораулар юллады. Татар сәяси активистларның күпмеләренә Германия сәяси сыену бирүен дә кызыксынды.
Германиядә яшәүче татарлар быел да #1552run акциясен игълан итте. 1–15 октябрь көннәрендә теләгән һәркем үз шәһәрендә яки авылында йөгереп, узган арасын уртак исәпкә өсти ала. Максат – бергәләп 1552 км җыю.
Русиянең Роскомнадзор идарәсе "Татар шурасы" иҗтимагый оешмасы сайтын тоамалган. Идарәнең сайтында урнашкан исемлектә tatar.world сайтын керткәндә "сайтка керү чикләнә" дигән язу чыга.
2 һәм 3 октябрьдә Казанның MOÑ театр мәйданчыгында "Кызыклы шәкерт/Уроки татарского" тамашасының премьерасы узды. Режиссер Тимур Кулов аны туган телен белмәгән татарларга һәм милли үзаң мәсьәләсенә багышлаган.
Татарстан парламентының бүгенге утырышында ул күпчелек тавыш белән сайланды. Бер депутат каршы булды.
Аның өчен Татарстан хөкүмәтендә яңа вазифа уйлап табылган, ул сугышта катнашучыларга ярдәм итү эше белән шөгыльләнәчәк
Думада Татарстаннан 12 кеше булачак. Гәрчә Татарстан парламентының элекке рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Думага яңа чакырылышка республикадан 14 депутат үткәрү планлаштырыла дип әйткән иде.
Укучылар саны даими үзгәреп тора
Ул хастаханәдә ята һәм инвалид арбасында гына йөри
дәвам