Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта Халыкара Валюта Фонды башлыгы кулга алынды


Нью-Йоркта Халыкара Валюта Фонды башлыгы Доминик Стросс-Кан кулга алынды. Мәхкәмә аңа кунакханәдә җыештыручы булып эшләүче хатын-кызга бәйләнүдә гаепләү белдерде.

Нью-Йоркта Sofitel кунакханәсендә эшләүче 32 яшьлек хатын полициягә узган төндә Стросс-Канның аңа бәйләнүен, качарга тырышканда аны юыну бүлмәсенә ябып куярга теләгәнен сөйләгән.

Шулай ук Стросс-Канның кунакханәдән ашыгып чыгып китүе хәбәр ителә.

Стросc-Кан кичә Нью-Йоркның Кеннеди һава аланында Парижга китәргә берничә минут кала очкычта кулга алынган.

Доминик Стросс-Кан Халыкара Валюта Фонды башлыгы булып 2007 елда эшли башлады. 2008 елның октябрендә аның тирәсендә инде бер җенси җәнҗал чыккан иде. Ул чакта аның белән эшләүче бер хатын-кыз аңа каршы гаепләүләр белән чыкты.

Халыкара Валюта Фонды җитәкчесеннән тыш Стросc-Кан киләсе елның апрель аенда Франциядә үтәчәк президент сайлавында социалистларның төп намзәте дә булыр дип фаразлана иде.

Адвокат сүзләренә караганда, Стросс-Кан бөтен гаепләүләрне кире кагарга җыена.
XS
SM
MD
LG