Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Иглин районында корал саклагыч яна


Башкортстанның Иглин районы Надеждина авылы янындагы хәрби бүлекнең корал саклагычында янгын чыгып шартлаулар булды.

Шаһитләр әйтүенчә, шартлау тавышлары көне буе дәвам итә.

Бу мәгълуматны Иглин район хакимияте дә раслый.

Хакимият башлыгы урынбасары Илшат Сафуанов якын тирәдәге авыллардан 7 меңләп кешенең имин урыннарга күчерелүен белдерде. Алар күрше авылларның мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына урнаштырыла.

Хакимият аларның барысын да йокы урыннары һәм азык-төлек белән тәэмин итәчәген белдерә.

Республика президенты Рөстәм Хәмитов каза урынына килде.
XS
SM
MD
LG