Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Википедиясендә ун меңенче мәкалә дөнья күрде


Бүген Татар Википедиясе 10 000 мәкалә чиген узды. Бу чикне Википедия махсус програм – Татарстандагы авыл-калалар турында мәкаләләр язу нәтиҗәсендә иреште.

Википедиянең Татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачыла. Башта ул тулысынча латин әлифбасында булды. 2009 елның языннан башлап Татар Википедиясе кириллга күчә.

Татар Википедиясе 2009 һәм 2010 елларның «Татнет йолдызлары» бәйгесендә «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулады.

Википедия проекты 2001 елның 15 гыйнварыннан ирекле универсаль интернет-энциклопедия буларак эшли башлаган иде. 2002 елда "Вики" технологиясен куллана башлагач, Википедия төрле телләрдә бу энциклопедия бүлекләре ачыла башлады.

Телләр бүлекләре арасында иң зуры – Инглиз Википедиясе (3 миллионнан артык мәкалә). Рус Википедиясендә мәкаләләр саны 700 меңнән арта.
XS
SM
MD
LG