Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә урамда намаз укуны тыю көчкә керде


Франциядә бүгеннән урамда намаз укуны тыю көчкә керде. Әлеге хәл илдә ике урында Парижда һәм Марсельдә мөселманнар өчен гыйбадәтханә ачылуга туры килде. Мәчетләрдә урын җитмәгәнгә мөселманнар урамда да намаз укый иде. Үтә уң Милли Фронт тарафдарлары, илнең исламлаша баруына куркыныч белдергәч, урамда намаз уку мәсьәләсе тикшерелә башлады.

Көнбатыш Европадагы мөселманнарның иң күбе Франциядә яши. Элгәре бу илдә җәмәгать урыннарында һиҗап кию тыелган иде.
XS
SM
MD
LG