Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиядә президент сайлавы үтә


Грузиядән аерылырга теләүче Көньяк Осетиядә Мәскәү 2008 елда бу республиканың бәйсезлеген таныганнан соң беренче мәртәбә президент сайлавы үтә.

Сайлауда 11 намзәт катнаша. Мәскәү җиңеп чыгу мөмкинлеге бар дип саналган намзәт, гадәттән тыш хәлләр министры Анатолий Бибиловны яклый.

Бибилов Грузия белән 2008 елгы сугыштан соң төзекләндерү эшләренә дип бирелгән Русия акчаларының урлануына чик куярга вәгъдә итә һәм Русия белән кушылуны яклый.

Көньяк Осетиянең бәйсезлеген Русиядән кала Көньяк Америкадагы ике ил һәм бер кечкенә утрау-дәүләт кенә таныды.
XS
SM
MD
LG