Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Финляндиянең виза үзәге ачыла


17 ноябрьдә Казанда Финляндиянең виза үзәге ачыла. Әлеге вакыйга Татарстан башкаласында үтүче “Киләчәк ориентирлары” исемле беренче халыкара туристлар форумы кысаларында булачак, диде бүген республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борханов.

Борханов белдергәнчә, форум кысаларында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Финляндиянең Русиядәге илчесе Матти Анттонен бу турыдагы документка кул куячак.

Казанда Финляндиянең виза үзәге эшли башлауны үткән елның көзеннән бирле көтәләр. Финляндия президенты Тарья Һалонен виза үзәге ачылу хакында Русиядәге рәсми сәфәре вакытында әйткән иде.
XS
SM
MD
LG