Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Финляндиянең виза үзәге ачылды


Пәнҗешәмбе Казанның виза үзәгендә Финляндия бүлеген ачу тантанасы узды. Әлеге чарада Финляндиянең Русиядәге илчесе Матти Анттонен, Татарстан хөкүмәте башлыгы Халиков, Казан мэры Метшин катнашты.

Финляндия белән Русия, Татарстан арасындагы элемтәләр үсештә, быел без Русиядә 1 миллион 200 меңнән артык виза бирәчәкбез, бу бик күп, ди илче Матти Анттонен.

Казанда берләштерелгән виза үзәге 2010 елның октябрендә эшли башлады. Шушы вакыт эчендә аның белән хезмәттәшлек итәргә теләгән чит ил консуллыкларының саны тугызга җитте.
XS
SM
MD
LG