Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Путинны көтәләр


15 февраль көнне Чаллыга Русия премьер-министры Владимир Путинның килүе көтелә. “Вечерняя Казань” язуынча, ул әлеге көнне ике миллионынчы машинасын чыгаручы “Камаз” ширкәтендә һәм Кама арты ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә булачак.

Шул ук көнне Чаллыга дистәләрчә губернаторлар килер дип планлаштырыла. Путин алар катнашында киңәшмә уздырачак. Әмма аның нәрсәгә багышланачагын рәсми чыганаклар хәбәр итми.
XS
SM
MD
LG