Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” яшьләре пикетта язучыларга үз таләпләрен җиткермәкче


18 майда Татарстан язучылары берлегенең корылтае алдыннан Казан милли-мәдәни үзәге бинасы каршында “Азатлык” татар яшьләре берлеге “Язучыларга сүзебез” исемле пикет оештыра.

“Азатлык” берлеге рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, язучыларның күпчелеге татар милләтенең бүгенге хәленә битарафлыгын күрсәтә: мәйданнарга чыгып милләтне, татар мәктәпләрен, милли мәнфәгатьләрне якламый. Шул сәбәпле алар язучылар милли проблемалар, мәктәпләр ябылып бетүгә, милли университет, телевидение булмавына протест белән чыгарга, милли мәсьәләләрне бөтен язучылар бөтен җирдә күтәрергә, тел, милләтне яклап урам җыеннарында катнашырга тиеш дигән таләпләр куярга җыена.
XS
SM
MD
LG