Accessibility links

Казанда метро казучы яңа машинага исем эзлиләр


Казанның метро төзүче оешмасының яңа сатып алынган машинасына исем эзлиләр. Моңарчы җир асты юлларын “Алтынчәч”, Сөембикә”, "Айсылу” исемле комплекслар казыды. Җомгага кадәр яңа сатып алынган машинага матур хатын-кыз исемен табарга кирәк.

Җир казу машинасына исемне метро төзүчләр кушачак, әмма Казан халкына да бу эшкә катнашырга тәкъдим итәләр.

“Казаньметрострой” метро төзү оешмасы башлыгы Марат Рәхимов белдергәнчә, үткән җомга көнне “Айсылу” тонел төзү машинасы Мәскәүдә җир асты юлын казый башлаган.

Беренче машина 75 метр үткәннән соң, икенчесе эшли башларга тиеш, аңарчы аңа исем кушарга кирәк, дип аңлаткан Рәхимов.
XS
SM
MD
LG