Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү курчак театры җитәкчесенә шартлы хөкем карары чыгарылды


Мәскәүнең Симонов районы мәхкәмәсе Образцов исемендәге курчак театры җитәкчесе Андрей Лучинга шартлы хөкем карары чыгарды. Лучин бюджеттан 12 миллион сум акчаны тиешсезгә тотуда гаепләнә.

Лучин шартлы рәвештә биш елга, аңа ярдәм итүдә гаепләнгән хатыны Наталья Пешенкова дүрт елга хөкем ителде. Алар шулай ук дәүләткә 600 мең һәм 500 мең сум штраф түләргә тиеш булачак.

Курчак театры җитәкчесе бер елдан артык тикшерү изоляторында утырды. Узган ел Русия Театр хезмәткәрләренең VI корылтаенда тәнкыйтьче Григорий Заславский җыелган халыкка Лучин тирәсендәге хәлләрне искә төшереп, аның урынында һәр театрның җитәкчесе була ала, дип белдерде.

"Театр бинасының зур өлешен итальян рестораны алып тора, ресторанның исеме тышка эленгән, театр дигән сүз юк. Лучин кечкенәләр өчен тамашалар оештыра башлады, элек алар программада юк иде. Боларны хәл итә башлагач ул министрлык белән низагка керде. Министлык беркайчан да үз гаебен танымады. Лучин кебек башкалар да бюджет акчалары турындагы канунның камил булмавы турында белдереп килде”, дигән иде Григорий Заславский.
XS
SM
MD
LG