АКШның берничә фәнни җәмгыяте Русия Фәннәр академиясе җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, төрмәдәге математик Азат Мифтаховны җәфалаулардан яклауны таләп итте. Ә Франциянең Сен-Дени шәһәрендә 7 ноябрьдә Мифтахов белән теләктәшлек кичәсе уза. Бу хакта «T-invariant» басмасы яза.