Accessibility links

Кайнар хәбәр

Красноярски бензинга бәяләрнең артуына каршы урамга чыкты


Красноярскида урам җыены
Красноярскида урам җыены
Красноярскида бензин хакларының артуына каршы урам җыены узды. Хөкүмәт бинасы каршына бер йөзләп кеше бәяләрнең артуына ризасызлык белдергән шигарләр тотып чыкты. Кешеләрнең кулларында “Хакимият, безне күрми”, “Нефть төбәгенә – арзанлы бензин” дигән шигарләр булган.

Киләсе атнада бензин сатучылар бәяләрнең тагын артачагын хәбәр итте. Красноярски автобус йөртүчеләре берләшмәсе хөкүмәткә юлда йөрү хакын 13 сумнан 18гә арттыруны сорып мөрәҗәгать иткән булган. Рәсмиләрдән моңа тискәре җавап алынгач автобус йөртүчеләр үзләренең зыянга эшләмиячәкләрен белдерде.

Урам җыенын хуплаучылар күп булды, әмма җыелучылар бер сәгать эчендә таралды, дип хәбәр итте Азатлыкның Красноярскидагы хәбәрчесе Татьяна Лапрад.
XS
SM
MD
LG