Accessibility links

Милош Земан Чехия президенты булды


Милош Земан
Милош Земан
Чехиянең элекке премьер-министры социалист Милош Земан алдагы биш елга илнең президенты итеп сайланды.

Шимбә көнне тәмамланган икенче турда ул тавышларның 55%ын казанган. Аның көндәше, илнең тышкы эшләр министры, аксөякләр нәселеннән булган Карел Шварценберг 45% җыйган.

Чехлар үз президентларын беренче тапкыр туры тавыш бирүдә сайлады. Сайлау кампаниясе шактый киеренке барды.

Беренче турда бу ике намзәт, бар көндәшләрен артта калдырып, якынча бертигез тавыш җыйды.

Икенче тур алдыннан аларның сайлау алды бәхәсләрен туры эфирда миллионнарча тамашачы күзәтте.

Намзәтләрнең икесе дә Чехиянең Европа Берлеге белән тыгызрак хезмәттәшлек итү кирәклегенә басым ясады.

Земан ислам фундаментализмын “XXI гасырның төп бәласы” дип атады һәм аңа каршы көрәшергә вәгъдә итте.

Чехиянең китәсе президетны Вацлав Клаус ачыктан-ачык Земан ягын алып, җомга көнне, Шварценберг җиңгән очракта илдән китү турында уйлаячагын белдерде.

Яңа президент үз вазифасына 8 мартта керешә.
XS
SM
MD
LG