Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэлада 7 көнлек матәм игълан ителде


Венесуэла белән 14 ел идарә иткән Уго Чавес вафатыннан соң илдә җиде көнлек матәм игълан ителде. 58 яшьлек җитәкче ике ел яман шеш авыруына каршы көрәшкәннән соң сишәмбе вафат булды.

Чавесның Латин Америкасы илләрендәге беректәшләре аның үлемен "зур югалту" дип бәяләде. Куба өч көнлек матәм игълан итте.

АКШ президенты Барак Обама Венесуэла халкының кайгысын уртаклашып, "Вашингтон Венесуэла хөкүмәте белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыру" яклы, дип белдерде.

Русия президенты Владимир Путин Чавесны ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә зур өлеш керткән "гадәттән тыш һәм көчле кеше" иде, дип искә алды.

Җеназа җомгага билгеләнгән. Русия исеменнән анда "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин катнашачак.

Венесуэла президентын сайлау 30 көн эчендә билгеле булырга тиеш. Аңарчы ил җитәкчесе вазифаларын вакытлыча вице-президент Николас Мадуро башкарачак.
XS
SM
MD
LG