Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньякүләм танылган астрофизик Рәшит Сүнәев Казанга килде


Рәшит Сүнәев
Рәшит Сүнәев

Рәшит Сүнәев, җәмәгате Гүзәл ханым, уллары Шамил, Усман, Али, кызлары Зөлфия Казанга килде. Дүшәмбе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Рәшит әфәндегә “Татарстан республикасына хезмәтләре өчен” орденын тапшырачак.

Дүшәмбе Татарстан фәннәр академиясендә гыйльми утырышта галимне 70 яшьлеге уңаеннан тәбрикләү планлаштырыла. Биредә юбилярның укучысы, Русия фәннәр академиясенең космик тикшеренүләр институты хезмәткәре Марат Гыйлфанов, галим үзе һәм аның улы - Һарвард университетының медицина профессоры Шамил Сүнәев фәнни чыгышлар ясаячак.

Рәшит Сүнәев – астрофизика өлкәсендә дөньякүләм танылган, әйдәп баручы галимнәрнең берсе, дөнья университетларында бүгенге теоретик астрофизика һәм космология курсларына һәм дәреслекләренә кертелгән фундаменталь казанышлар аның исеме белән бәйләнгән. 2013 елның 1 мартында аңа 70 яшь тулды.

XS
SM
MD
LG