Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Twitter-да төбәк җитәкчеләре арасында беренче бишлектә


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия төбәкләре җитәкчеләре арасында март аенда Twitter-да активлыкта беренче бишлеккә керде.

Twitter-да иң күбе Киров өлкәсе башлыгы Никита Белых (343 твит) аралашкан. Икенче урында Волгоград өлкәсе җитәкчесе Олег Кувшинников (314), Чечня башлыгы Рамзан Кадыров (246) өченче урынны алган. Аннан соң Иваново губернаторы Михаил Мень (171) килә. Миңнеханов мартта 129 язма җибәргән, дип белдерә monitornews.ru.

Кадыйров Instagram челтәренә иң күп фото (233) куючы да.

Калмык республикасы җитәкчесе Алексей Орлов, Чукотка губернаторы вазифаларын башкаручы Роман Копин, Курски өлкәсе башлыгы Александр Михайлов мәгълүмат чаралары өчен иң ябык җитәкчеләр дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG