Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәриф мәчете имамы итеп Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде


Илфар хәзрәт Хәсәнов
Илфар хәзрәт Хәсәнов
Казан кирмәнендәге Кол Шәриф мәчете төзекләндерү эшләре сылтавы белән сигез айга ябылып торганнан соң бүген яңадан ачылып анда җомга намазы укылды.

Мәчетнең кайчан ачылачагы киң мөселман җәмәгатьчелеген кызыксындырган булса да, бүгенге җомга намазы турында күп кенә мөселманнарга алдан хәбәр итү булмады.

Кол Шәриф мәчете имамы итеп элек Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы булган Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде.

Мәчетнең элекке имамы Рамил хәзрәт Юныс Татарстанның элекке мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз белән каршылыктан соң узган җәйдә фазифасыннан алынган иде.
XS
SM
MD
LG