Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта 11 сентябрь корбаннарын янә эзләү башлана


Нью-Йорк хакимиятләре якын араларда 2001 елның 11 сентябрь корбаннарын янә эзләүне башлый. Моңа узган чәршәмбедә Дөнья сәүдә үзәгенә очып барып кергән очкычның тәгәрмәч кисәге табылу сәбәп булды. Шәһәр хакимияте вәкиле әлеге урынның агулы булу-булмавы тикшерелгәннән соң эзләүләрнең сишәмбе көнне башланачагын белдерде.

Boeing фирмасы кләймәсе белән металл кисәге түбән Манһеттенда игезәк биналар торган җирдән бер ярым квартал читтә табылды. Полиция бу урынны әйләндереп алды.

2001 елның 11 сентябрендә террорчылар кулларына төшергән ике очкычны Дөнья сәүдә биналарына юнщлтеп аларны кисеп кергщн иде. Өченче очкыч Вашингтондагы Пентагон бинасына бәрелде. Дүртенчесе Пенсильвания штатында барып төште. Ул көнне өч меңгә якын кеше террор корбаны булды.
XS
SM
MD
LG