Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быелгы хаҗга квоталар бүленде


Русия Федерация шурасында хаҗ эшләре идарәсенең киңәшмәсе узган һәм анда быелгы хаҗга квоталар билгеләнгән. Бүгенге көндә бу квоталар идарне оештыручылар арасында бүленә. Алар җидәү – Русия мөфтиләр шурасы, Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, Чечня мөселманнары диния нәзарәте, Дагыстан мөселманнары диния нәзарәте һәм Ингушетия мөселманнары диния нәзарәте.

Квоталарны бүлү һәр елны бик киеренке рәвештә уза, чөнки Русиягә барлыгы 20,5 мең урын бирелә һәм алар инде күптән җитәрлек түгел.

Быел Дагыстанга – 8 мең, Чечняга – 3600, Русия мөфтиләр шурасына – 3 мең, Татарстан мөфтиятенә – 1500, Ингушетиягә – 1800, Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәтенә – 1300 һәм Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәгенә – 1300 урын бирелгән.
XS
SM
MD
LG