Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ, "Азатлык" активистлары биналарын саклап сәяси ачлык тота


Татар иҗтимагый үзәге, "Азатлык" яшьләр берлеге активистларының татар милли оешмалары урнашкан бинаны саклап калу өчен башлаган сәяси ачлыкларына бер тәүлек булды. Бу хакта "Азатлык" җитәкчесе Наил Нәбиуллин белдерде.

Бу бинаны Казан мэриясе сатуга куйды, Казан шәһәренең җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты башлыгы Ирек Фәттахов аның өчен беркадәр акча салынганлыктан (задаток) аукционнан алмаячакларын белдергән иде.

Милли хәрәкәт вәкилләре бинаны сатуга куюны милли хәрәкәтне бинасыз калдырып эшчәнлекләрен буу буларак бәяли. Бинаны яклап Казанда пикет та үтте.
XS
SM
MD
LG