Accessibility links

Русия мәгълүмат чаралары фотожурналист Денис Синяковны 2 айга хөкем итүгә ризасызлык белдерә


Русия журналистлары фотохәбәрче Денис Синяковның 2 айга төрмәгә хөкем ителүенә ризасызлык белдереп бүген кайбер интернет сәхифәләрендә рәсем урынына кара шакмаклар урнаштырды.

Синяков 6 сентябрь көнне Arctic Sunrise көймәсендәге Greenpeace активистларын төшергәндә кулга алынды. Мурмански шәһәре Ленин районы мәхкәмәсе аны ике айга иректән мәхрүм итү карарын чыгарды. Синяков "Лента.ру" сәхифәсе өчен экологларның протест чарасын төшерергә дип килгән булган.

Фотохәбәрчене иректән мәхрүм итү - сүз иреген кысу, журналистларны вакыйгаларны яктыртканы өчен эзәрлекләү, диелгән "Эхо Москвы" сәхифәсендә чыккан хатта.
XS
SM
MD
LG