Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилоглу Кырымтатар милли мәҗлесе рәислегеннән китү теләген белдерде


Шимбә көнне Акмәчеттә ачылган Кырымтатарларының Милли мәҗлесе корылтаеның VI чакырылышының 1 утырышында мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу бу вазифадан китү теләген белдерде.

"Миңа ышанып бу урында мине яклавыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм, ләкин мин бу вазифада инде кирәгеннән артык утырдым, моннан соң Мәҗлес һәм халкыма хезмәтемне рәис булмыйча да дәвам итәргә телим", диде Җәмилоглу корылтай ачылылышында ясаган чыгышында.

Утырышта Төркия, Романия, АКШ, Казакъстан, Русия, Германия, Кыргызстан, Франция һәм Польшадан 240лап делегат һәм кунаклар катнаша. Моннан тыш Украинаның сәяси һәм иҗтимагый оешмалары, дәүләт һәм республика хакимияте вә Европа Берлегенең Украинадагы бүлеге үз вәкилләрен җибәргән. Көнтәртибенә Украина хакимиятләре белән эшләү юлларын камилләштерү, депортациянең 70 еллыгына әзерлек, корылтайга яңа җитәкчелек сайлау кебек мәсьәләләр кергән.

Корылтай барышында шулай ук Кырымда беренче тапкыр Мостафа Җәмилоглуга багышланган "Кырымоглу: Бер халыкның көрәше" исемле документаль фильм күрсәтелде.

Ноябрь аенда танылган кеше хокукларын яклаучы, кырымтатарларын ватаннарына кайту хәрәкәтен җитәкләгән юлбашчы Мостафа Җәмилоглуга 70 яшь тула.
XS
SM
MD
LG