Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Зөлфәт Хәкимгә һөҗүм итү буенча җинаять эше ачылган


Казанда танылган драматург һәм җырчы Зөлфәт Хәкимгә һөҗүм итү һәм кыйнау очрагы буенча җинаять эше ачылган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Вакыйга 10 октябрьдә Казанның Федосей урамындагы 52нче йорт янында булган. Дүрт билгесез кеше җырчыга сәбәпсез һөҗүм итеп, кыйный башлаган. Берсенең кулында пистолетка охшаган корал булган. Аның белән ул Зөлфәт Хәким ягына берничә тапкыр аткан. Җырчы исән калган, ләкин тән җәрәхәтләре алган.

Хәзерге вактта тикшерү эшләре дәвам итә.
XS
SM
MD
LG