Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның ике районында чиркәү яндырылган


Мамадыш районы Албай авылында янгын 1873 елда төзелгән агач чиркәүдә була. Аны мич белән җылытканнар. Хезмәтләр анда бары тик бәйрәм көннәрендә генә башкарылган. Барлыгы 282 квадрат метр мәйдан янган. Зыян күрүчеләр юк. Янгын электр ялганышыннан чыккан дип фаразлана.

Икенче янгын Балык Бистәсе районының Көрәшен Казысы авылында янгын 1904 елны төзелгән чиркәүдә була. Ул шулай ук агач, беркатлы бина. Анда ут та, җылылык та булмаган. Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.
XS
SM
MD
LG