Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли низагларны тикшерү үзәге: Татарстан милләтара киеренке төбәк


Милли низагларны тикшерү үзәге тикшерүләренә күрә, Татарстан, Дагстан, Ставрополь өлкәсе, Мәскәү һәм Петербур илдә иң киеренке урыннар.

Бу үзәк, Идел буе федераль бүлгесендә Казан мигрантлар саны белән өченче урынны алып торса да, бу милләтара киеренкелеккә сәбәп түгел, дип белдерә. Бу хакта Рrokazan.ru хәбәр итә.

Үзәк хезмәткәрләре конфликтлы вазгыятьне ике төркемгә бүлә. Беренчесе – социаль челтәрләрдә милләтара низаг чыгаручы материаллар таратып онлайн җинаятьләр кылу. Икенчесе – тел мәсьәләсендә республикада титул милләт белән башкалар арасында конфликтлы гамәлләр.

Татарстанда Русия-Люксембург матчы вакытында фанатларның милләтчел шигарләр кычкыруы, тыелган "Хизб ут-Тәхрир" хәрәкәтендә катнашу, Хәтер көне, Рус маршы, гыйбадәтханәләрне яндыру һәм башкалар соңгы вакыттагы киренекелекне күрсәтеп тора, дип белдерә тикшерү үзәге хезмәткәрләре.
XS
SM
MD
LG