Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русияне үз очкычын бәреп төшерүдә гаепли


Украинаның Милли иминлек һәм саклану шурасы вәкиле Андрей Лысенко, Русия хәрби очкычыннан атылган ракета Украинаның Су-25 очкычын бәреп төшерде, дип белдерде. Украин рәсмие хәбәр итүенчә, очкыч 16 июль кичендә Украина өстеннән очканда бәреп төшерелгән, очучы парашют белән сикереп төшеп исән калган.

14 июль көнне дә Киев чик буеннан атылган ракета белән Украинаның хәрби транспорт очкычы бәреп төшерелде, дип белдергән иде. Соңгы бер тәүлек эчендә 11 украин хәрбие һәлак булды, дип хәбәр итә Украина чыганаклары.

XS
SM
MD
LG