Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Чечня Украина качакларын кабул итүне туктата


Русиянең Федераль миграция хезмәте Украина ватандашлары моннан соң Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә кабул ителмәячәк, дип белдерде. Шулай ук Петербур, Ростов өлкәсе, Кырым һәм Чечня качакларга бирелгән квоталар тулган. Анда килүчеләр Русиянең башка төбәкләренә җибәреләчәк.

Миграция хезмәте хәбәр итүенчә Мәскәүдә 3311 качак вакытлыча сыену сораган. Аларның ничәсенә рөхсәт бирелгәне хәбәр ителми. Аларның күбесе Украинаның көнчыгышында хәрби чаралар башланганчы килгән булган. Мәскәүгә качаклар барыбер килә. Шәһәр идарәсе хәбәр итүенчә, аларга акча каралмаган. Миграция хезмәте андыйлар Калуга өлкәсенә җибәрелә, дип хәбәр итә.

Хөкүмәт Украина качакларын урнаштырырга 5 млрд сум бүлеп биргән. Федераль миграция хезмәте мәгълүматларына караганда, Русиядә сыену сорап 140 меңләп кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 60 меңе вакытлыча яшәү рөхсәте алган.

Татарстан миграция хезмәте 1 августка республикада ике меңнән артык качак теркәлүен белдерде. Аның 416сы Казанда калган.

XS
SM
MD
LG