Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә укытучыларның һәм табибларның хезмәт хакларын күтәрмәячәкләр


Чаллы укытучылары. 3 октябрь 2014
Чаллы укытучылары. 3 октябрь 2014

Русия президентының "майдагы фәрманнары" булуга карамастан табибларның һәм укытучыларның хезмәт хакларын күтәрмәячәкләр. Русия финанс министрлыгы 2015 елда бюджеттагыларның хезмәт хакларын күтәрү өчен төбәкләргә бирелә торган акчаны киметә. Бу хакта "Коммерсант" яза.

Русия хисап пулаты мәгълүматларына күрә, 2014 елда ул 120 миллиард сум булган, 2015 елның бюджет өлгесендә 80 миллиард сум каралган.

Владимир Путинның "майдагы фәрманнары"на күрә, 2012 елдан укытучыларның хезмәт хаклары төбәктәге уртача хезмәт хакы кадәр булырга һәм аннан түбән төшмәскә, ә 2018 елда мәдәният хезмәткәрләре һәм көллият укытучыларының акчалары да шул дәрәҗәгә җитәргә, табибларның, югары уку йортлары укытучыларының, фәнни хезмәткәрләрнеке уртача хезмәт хакыннан ике тапкыр югарырак булырга тиеш иде.

"Сәламәтлек" ("Здоровье") фонды үткәргән бәйсез тикшеренүләр хәзер күпчелек төбәкләрдә табиблар һәм шәфкать туташларының аена 20 мең сумнан кимрәк акча алуын ачыклаган.

Мәскәүдә мэриягә ноябрь ахырында табиблар һәм укытучыларның ике протест чарасы үтәчәге турында белдерелгән. Алар мәгариф һәм сәламәтлек саклаудагы реформаларга каршылык белдерергә җыена.

2 ноябрьдә Мәскәүдә 20гә якын хастаханәне ябу, эш урыннарын кыскарту һәм сәламәтлек саклауда реформалар үткәрүгә каршы митинг үткән иде.

Мәскәү мэры урынбасары Леонид Печатников элегрәк, медицина оешмаларын һәм хезмәткәрләрне кыскартуны Путинның "майдагы фәрманнары"н үтәп, сәламәтлек саклауда хезмәт хакларын күтәрү белән аңлаткан иде.

XS
SM
MD
LG