Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы декабрь башында узачак


4-6 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының еллык киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы узачак.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, башта комиссия утырышлары узачак. Аерым алганда, дини берләшмәләрнең эшен координацияләү комиссиясе Русия ислам институтында, халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары комиссиясе Татарстан дәүләт шурасында, татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне һәм икътисади элемтәләрне үстерү комиссиясе Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, милли мәгариф һәм фән комиссиясе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында, конгресс каршындагы ММЧ комиссиясе Татарстан халыклары дуслыгы йортында, татар этносы үсеше стратегиясе комиссиясе конгресс бинасында үтәчәк.

5 декабрьдә киңәйтелгән утырышта конгрессның 2014 елда татар иҗтимагый берләшмәләре эшенә нәтиҗәләр чыгарыла һәм 2015 елга эш планы расланачак.

XS
SM
MD
LG