Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан конституциясеннән "президент" сүзен алырга кушылды


Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елга нәтиҗә ясый
Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елга нәтиҗә ясый

Федерация шурасы бүген 2016 елның гыйнварына кадәр Русия төбәкләре конституцияләреннән "президент" сүзен алу турындагы канунны хуплады. "Президент" атамасын саклап калган Татарстан гына калды. 2016 елның 1 гыйнварыннан Русиядә бер генә президент калырга тиеш.

Русия парламенты 2015 елның гыйнварыннан илдә бер генә президент калдырырга булган иде. Әлеге канун 2010 елда кабул телде. Парламентның Конституция комитеты рәисе Владимир Плигин һәм әлеге комитет әгъзасы Владимир Поневежский тәкъдиме белән канунны тормышка ашыру бер елга кичектерелгән иде.

XS
SM
MD
LG