Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортостан" телевидениесе җитәкче итеп Азамат Салихов билгеләнде


Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов Азамат Салиховны бүләкли
Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов Азамат Салиховны бүләкли

Русия дәүләт телеканалының Башкортстан бүлекчәсенә җитәкче итеп Азамат Салихов билгеләнде

Азамат Салихов 2002 елдан "Россия" телеканалының Башкортстан, Удмурт республикалары һәм Оренбур өлкәсе хәбәрчесе һәм ширкәтнең Уфа корпункты җитәкчесе булып эшләде. Узган җәй Украинаның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә булып, тапшырулар әзерләгәне өчен аңа республиканың иң югары дәүләт бүләге – Салават Юлаев ордены тапшырылган иде.

Ул бу урында 2000 елдан бирле утырган Рәмис Дәүләтбаевны алыштырды. Рәсми булмаган чыганаклар Рәмис Дәүләтбаевны эштән җибәрү сәбәпләрен элекке президент Мортаза Рәхимов җитәкләгән "Урал" хәйрия фонды белән хезмәттәшлеге өчен дип фараз итә. Аңа Русиянең берничә төбәгендә шундый ук вазифа тәкъдим ителгән, ләкин ул аларны кабул итмәгән дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG