Accessibility links

КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Гомәр Усманов вафат


Бүген 83 яшендә Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Усманов вафат булды.

Ул 1932 елның 16 мартында Чистай шәһәрендә туган. 1966 елда Татарстан хөкүмәтен җитәкли башлаганда аңа нибары 34 яшь була. Усманов 16 ел буена республиканың хөкүмәт рәисе булган, аннары партиянең өлкә комитетын җитәкләгән.

1982 елның 29 октябрендә ул КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булып эшли башлый.

1989 елның 20 сентябрендә аны КПСС Үзәк комитеты секретаре итеп сайлыйлар. 1990 ел­дан – пенсиядә.

2007 елны ул вакытта Татарстан президенты булган Миңтимер Шәймиев Казан кирмәнендә Усмановка, 75 яшь тулу уңаеннан, Татарстанның иң югары бүләген - "Татарстан республикасы алдында казанышлар өчен" орденын тапшырган иде.

2012 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аңа республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм 80 яшь тулу уңаеннан Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

XS
SM
MD
LG