Accessibility links

Кайнар хәбәр

News of the Worldның соңгы саны чыкты


Бөекбританиядә бүген News of the World газетасының соңгы саны чыкты. Беренче биттә: “Рәхмәт һәм сау булыгыз” дип язылган.

Басманың баш мөхәррире Колин Майлер шимбә көнне хезмәткәрләр белән редакция бинасыннан чыккач, моңа дучар булулары һич кенә дә дөрес түгеллеген әйтте.

168 ел басылган газета зур шау-шулардан соң, нәшер итүче карары белән ябылды. Журналистларның кызыклы мәгълүмат табу өчен телефон сөйләшүләре тыңлаулары әйтелде.

Газетаның бүгенге соңгы саны биш меңнән артык данәдә басылды. Ул акчаларны хәйрия эшләренә бирәчәкләр.
Бөекбритания хөкүмәте тиз арада тикшерү уздыруны таләп итә.
XS
SM
MD
LG