Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер татар милли-мәдәни мөхтәриятенең беренче рәисе Азат Курчаков вафат


Бүген 82 яшендә озак вакытлы авырудан соң, Сембердә яшәүче милләттәшебез Азат Курчаков вафат булды. Азат әфәнде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы иде, аның татар милләте үсешенә керткән өлеше бик зур булды. Ул Сембердә татар мохтәриятенә нигез салучыларның берсе иде.

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, профессор буларак Азат Курчаков татар авылларын, андагы милли мәгарифне саклап калуга зур игътибар бирде.

Ул Сембернең мактаулы кешесе исеменә дә лаек булган иде. Өлкәдә югары вазифаларны биләде. Авыруына карамастан, ул соңгы көнгә кадәр фәнни, җәмәгатьчелек эше белән шөгыльләнде. Аның 30дан артык фәнни эше дөнья күрде.

Курчаков белән хушлашу 23 гыйнварда Сембернең татар мәдәни үзәгендә булачак.
XS
SM
MD
LG