Accessibility links

Кайнар хәбәр

Еники - рухият морзасы


Римзил Вәли. 2009 елда Башкортстанда туган өч зур шәхеснең юбилейлары. Мәләвез районында туган Дәрдемәндкә 150 ел тула. 9 гыйнварда Бишбүләк районының Ает авылында туган Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулды. 2 мартта күренекле прозаик Татарстанда да, Башкортстанда да билгеле язучы Әмирхан Еникиның тууына да 100 ел.

“Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә Уфада яшәүче журналист һәм галим, “Шәрык” радиосында, “Атна” газетасында эшләүче Рәүф Идрисов катнаша. Аның соңгы еллардагы иҗади һәм фәнни эзләнүләре Әмирхан Еники белән бәйле.

Рәүф, Әмирхан Еники белән кызыксынуың, электән белешеп, танышып йөрүең зур эш.

Фатих Кәримнең якташы буларак әйтә алам, ул шул кадәр таныш, мәктәп дәреслекләренә кергән. Ләкин Фатих Кәрим совет ватанпәрвары, фронтта һәлак булган, батыр булган дигән төшенчәләр белән ничектер Советлар иле белән читкә китеп бара кебек.

“Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Кыңгыраулы яшел гармун” шигырьләре яңгырап тора. “Үлем турында уйлама, илең турында уйла. Илең турында уйласаң, гомрең озын була” дигән шигыре бүген дә яши кебек. Ләкин замана үзгәрде. Хәзер үзең турында уйласаң, гомрең ямьле була, дип яшәүчеләр дә бар. Мондый шәхесләр онытыла аламы дигән сорау да туарга мөмкин.

Хәзерге видео-клиплар, интернет, шоу-бизнес, концертлар заманында “салмак кына, дала буйлап кылганнар йөгерә” дип язган Әмирхан Еники бүгенге әдәбияттә, милли җәмәгатьчелектә нинди урын ала? Классик дибез, шуңа күрә аның мирасы өйрәнелергә, музейлары да булырга тиеш кебек.

Рәүф, Әмирхан Еники нинди кеше иде ул?

Рәүф Идрисов. Әмирхан Еники турында бик күп сөйләргә була, чөнки узган гасырның 50-60 нчы елларында әдәбиятебездә зур рольләрнең берсен уйнаган кеше иде ул. Башта ул күренми тора, ләкин тора - бара үз урынын ала. Аңа Тукай һәм халык язучысы бүләге дә бирелә. Чыннан да, яңа шартларда җәмгыять аның эшен, миссиясен лаеклы бәяли һәм бу хөрмәтләрне Әмирхан ага үзе дә күреп китте.

Римзил Вәли. Ә аның нинди әсәрләре чын классик булган һәм сәяси шартлар үзгәргән саен дәрәҗәсе дә үзгәрмәгән?

Рәүф Идрисов.
Аның берсе көчлерәк, берсе начаррак дип әйтерлек әсәре дә юк. Идеология басымы астында язылган берничә әсәре бар, ләкин алар сайланма әсәрләр томнарына кертелми.

Башкортстан материалында язылган, башкорт халкының гүзәл образларын, милли характерларын тудырган “Әйтелмәгән васыятьне” үзе дә шедевр дигән иде. Әмирхан Еники әдәбияттә новатор булды. Мәсәлән, академик Әдһәм Тенишев аның 90 еллык юбилеенда, 1965 елда “Әйтелмәгән васыять” басылганнан соң татар әдәбиятендә Әмирхан Еники чоры башланган, дигән сүзне кулланган иде. Башка галимнәр дә Әмирхан Еники чоры башланган дип сүз йөрткән.

Римзил Вәли. Әмирхан Еникиның ул системага мөнәсәбәте нинди булган? Ул чатнап торган совет системасының социалистик реализмның бер чагылышымы яки ниндидер көрәш алып барганмы?

Рәүф Идрисов. Әмирхан Еники беркайчан да үзенең гражданлык позициясеннән чигенми, чорлар нинди булуга карамастан үзе уйлаганны әйтергә, хакыйкатьне, дөреслекне алга сөрергә, гаделлеккә хезмәт итергә омтыла. Җәмгыятьтә гаделлек булырга тиеш дигән принцип белән иҗат итә.

Бик кызыклы әсәрләренең берсе “Соңгы китап” дип атала. Анда ул беренче тапкыр моңа кадәр дошман булып саналган кешеләренең образларын иҗат итте, аларның язмышларын сүрәтләде. Совет власте тарафыннан кыерсытылганнарның кеше булуларына игътибарын юнәлтте. Әмирхан Еники кешелек кыйммәтләренә омтылу, социализм принципларына буйсынмау, аны эчтән танымау һәм иҗатына якын җибәрмәү позицияләрендә иҗат иткән.

Аны социалистик реализм принципларын тормышка ашырмаган өчен тәнкыйтьләделәр, әсәрләре басылмый яткан чаклар булды. Мәсәлән, “Тауларга карап”, “Әйтелмәгән васыять” дигән әсәрләре басылмый тора. Әмирхан Еники социалистик реализм хезмәтчесе булмый.

Римзил Вәли. Әмирхан Еники гомум кешелек кыйммәтен, психологиясен, глобализация шартларында милләт язмышын ачкан. Мисал өчен, оныгы белән сөйләшә алмаган башкорт әбиеннән, элекккечә әйткәндә типик образ ясаган. Сезнең эзләнүләрдә тормыш белән чагылган җире бармы? Шул ук заманда конъюктурчылар да булган, шикаять язучылар да яшәгән.

Рәүф Идрисов. Әлбәттә, Әмирхан Еники иҗатының ахырына кадәр конъюктурага якын да килмәгән кеше. Гомумән, ул татар интеллигенциясенең, татар зыялыларының, татар мәгърифәтчеләренең традицияләрен дәвам итергә омтыла. Гасырлар арасында күпер салу, рухи кыйммәтләрне саклау өчен тырышкан.

Шул чор газеталарын актарып карасаң, анда идеология 99% урынны алып тора. Шул ук чорда яшәгән Еники әсәрләрен укысаң, идеология сизелми дә. Ул бөтен җаны белән борын-борыннан килгән әхлаки кыйммәтләргә хезмәт иткән, аларны сакларга омтылган, “совок” булган кешеләрне сакларга омтылган. Безнең әдәбияттә Еники, бәлки, икенче антиглобалист булгандыр.

Римзил Вәли. Әмирхан Еники бик теләп морзалар турында сөйләшә, җыелышканда өлкән морза булып тора иде. Морзалык – хәзерге иҗтимагый хәрәкәтнең бер өлеше, урысларның да дворян җыелышлары бар. Әмирханның нинди морза булуы һәм морзалык, башка морзаларның тарихта тоткан урыны ничек соң?

Рәүф Идрисов. Әлбәттә, тарихта аларның урыны бик зур булган. Уфадагы морзалар җәмгыятенең җитәкчесе Максат морза Мәмлиев морзалыкны: “Халык язмышын үз өсләренә алган, халык өчен җавап бирергә омтылган, аны үстерү хакында кайгыртучы кешеләр”, дип аңлата.

Римзил Вәли.
Морзаларны ак патша хезмәт итергә чакырган, бу югары дәрәҗәдәге милләтнең бай вәкилләре, дигән фикер дә ишеткәнем бар. Икенче яктан, кызыл күзлектән караганда, җәмгыятьтә булган пролетарлар, ярлы крестьян, урта катлам, шуннан соң югары катлам. Югарысында, әлбәттә, белем дә, затлылык та була, бу сәяси платформа. Әмирхан Еники кайсысында соң?

Рәүф Идрисов.
Шундый риваять тә бар - Чакмагыш районының Апай авылында төмәннәр бар: Сакаевлар, Биловлар, Исәнбилиннар. Алар Темников якларыннан килгән, шуңа күрә “төмән” дип аталганнар. Аларның үзәнчелекле сүзләре бар. Мәсәлән, “тутакай”, “чокырча”. Мишәрләр - татарның каймагы, диләр. Мишәрнең каймагы - төмәннәр.

Морзалар: Акчуриннардан, Терегуловлардан, Еникеевлардан, Дашкиннардан, Кудашевлардан бик күп мәгърифәтчеләр чыккан. Петр I фәрманы белән аларны “чабаталы морзалар” дип йөрткәннәр. Петр I указы белән әгәр дә татар морзасы ярты ел эчендә христианлыкка күчмәсә, аның утарын, крестьяннарын алганнар.

Римзил Вәли. Ә нәселе, рухы калганмы?

Рәүф Идрисов.
Нәселе, рухы калган. Мөселман булып калганнары Башкортстанга: Благовар, Бүздәк, Чакмагыш, Федоровка районнарына күчкән. Чыннан да, алар динне, иманнарын малдан югарырак куйганнар, чабаталы морза булып киткәннәр. Алардан бик күп интелигенция чыккан. Мәсәлән, Еникеевлар йөздән артык китап чыгарган. Акчуровлардан, Терегуловлардан беренче татар профессорлары чыккан. Алар халыкка хезмәт иткән.

Римзил Вәли.
Бу морзаларның күңелләрендә патша империясен ничектер ныгыту, саклау өчен җан фида кылу булмаган инде?

Рәүф Идрисов.
Төрлесе булгандыр, төрле функцияләр башкарганнар. Дәүләт алар белән гел сугышып кына тормый. Морзалар – элита, аксөякләр, җәмгыятнең аристократиясе булып санала. Алардан башка милләт тә юк, дәүләт тә юк.

Римзил Вәли. Димәк, аларның берсе - Әмирхан Еники. Ул бит Благовар районының Каргалы авылыннан. Татар әдәбиятенең морзасы Әмирхан Еникиның тууына 2009 елда йөз ел тула. Арабыздан күптән түгел генә китсә дә, ул күп еллар буе тарихта кебек. Икенче яктан, иҗаты белән ул һаман да безнең арабызда.

Морзаларны искә алганда, без аның рухи статусын, милләт, халык арасында торган дәрәҗәсен таныйбыз. Бу иҗат традицияләрен өйрәнү һәм дәвам иттерү ничегрәк тора? Башкортстанда, Татарстанда кызыксыну бармы? Укыйлармы?

Рәүф Идрисов.
Әмирхан Еникиның: “Язучы турында мәкалә язып һәм радиода сөйләтеп белдергә кирәкми. Кеше үзе укып, аның иҗатын белергә тиеш”, дигән сүзе бар иде.

Римзил Вәли.
2009 елда Әмирхан Еникиның истәлеген мәңгеләштерү һәм халыкка аңлату буенча нинди эшләр эшләнәчәк?

Рәүф Идрисов.
95 елллыгына Башкортстанда Дәүләкәндә ул туып үскән йортка истәлек ташы куелды. Тагын да чаралар булыр дип өмет итәбез. Мәсәлән, Татар һуманитар университеты конференция үткәрмәкче. Әмирхан Еникиның әсәрләре Татарстан китап нәшриятында басылачак. Шулай ук газеталарда да бик күп мәкаләләр басылыр дип уйлыйм.

XS
SM
MD
LG