Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык артисты Наил Әюпов вафат булды


Наил Әюпов (1936-2008)
Наил Әюпов (1936-2008)

Танылгын сәхнә остасы, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюпов 72 яшендә вафат булды.

Кырык елдан артык гомерен Г.Камал исемендәге академия театрына багышлаган артист тамашачы күңеленә тәэсирле уены һәм моңлы тавышы белән кереп калды. Ул «Зәңгәр шәл»дә - Булат, «Сүнгән йолдызлар»да – Исмәгыйль, Кол Гали рольләре белән хәтердә калды.

Наил Галим улы Әюпов тумышы белән Татарстанның Мөслим районыннан. 1936 елның 13 гыйнварында туган. 1965 елда театр көллиятен тәмамлаган. Шул вакыттан бирле Камал театрында эшләгән.

Артист белән хушлашу мөрәсиме 19 июнь көнне Камал театрында үтә.


XS
SM
MD
LG